Чаллыда Украинадан эвакуацияләнүчеләрне көтәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Украинадан эвакуацияләнүчеләрне көтәләр

Алар иртәгә киләчәк.

«Жемчужина» санаториендә иртәннән бирле ДНР һәм ЛНРдан килүчеләрне кабул итүгә әзерлек эшләре бара. Алар 24 февраль көнне килергә тиеш.  Якынча 150-200 кеше. Аларның күпчелеге - гаиләләр. 

Украинадан эвакуацияләнүчеләр 2,3 һәм 6нчы катларда урнашачак. Балалар лагерь корпусында урнаштырылачак. 

Бүген иртән бирегә башкарма комитет, Роспотребнадзор белгечләре, 3 һәм 4нче шифаханә табиблары тикшерү белән килде. Алар эвакуацияләнгән кешеләр белән эшләячәкләр. Килү белән Украина гражданнарына ПЦР-тест үткәреләчәк. Уңай күрсәтсә, авыруларны изоляторга урнаштырачаклар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Украина жемчужина эвакуацияләнүчеләр

Нет комментариев