Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләрен тикшерәчәкләр

Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген җитди контрольгә алырга кушты.

Роспотребнадзорның Чаллы буенча идарә хезмәткәрләре яңа уку елы алдыннан мәгариф учреждениеләренең туклану блогындагы ремонтны, яңа төзелгән объектларның санитар таләпләргә туры килүен тикшерәчәкләр. «Бөтен җирдә лаборатор тикшерүләр үткәрелеп, карар кабул ителәчәк. 15 августтан азык-төлек блокларын тикшерә башлыйбыз», – диде баш санитар табиб Илгизәр Бариев. 

Наил Мәһдиев балалар бакчаларының һәм мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген җитди контрольгә алырга кушты. «1 сентябрьдә 70 меңгә якын бала – мәктәпкә, 100 меңнән артык бала балалар бакчаларына бара. Шуңа күрә 15 августтан җиң сызганып балаларны кабул итүнең соңгы этабына керешергә кирәк. Бу җылыту сезонына әзерлеккә дә кагыла. Без гадәттә 10 сентябрьдән социаль объектларга җылылык бирә башлыйбыз. Кимчелекләрне 30 градус салкында түгел, 30 градус эссе вакытта бетерергә кирәк. Моның өчен финанслар җитәрлек», – диде мэр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф

2
X