Чаллыда Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ураза Гаетен бәйрәм итәчәкләр

Ураза Гаетен бәйрәм итү мәчетләребездә 2 майда 07:00дә бәйрәм вәгазе белән башланачак.

Коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатыннан, әлеге чарага шәхси намазлык һәм битлек белән килүегез таләп ителә. Вәгазьдән соң 7:30да Гает намазы укылачак. 

Бу вакытка кадәр, мохтаҗ-мескеннәргә фитыр садакаларыбызны тапшырып бетерү безгә фарыз кылынган вазыйфа булып тора. Аның ярдәмендә мохтаҗ-мескеннәр бәйрәм шатлыгы кичерә, бу көннәрне генә булса да мохтаҗлык сизүдән ераклаша. Быел фитыр сәдакасының күләме акчалата 150-800 сум (соңгысы зәкят түләүчеләр өчен). 2022 елның 25 апреленә зәкят нисабы алтын белән исәпләгәндә 390441 сум.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бәйрәм ураза гаете

Нет комментариев