Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар уза

Җиңү паркының мемориаль комплексы янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр җитәкчеләре, отставкадагы офицерлар, мәктәп укучылары, район активы катнашында тантаналы чара узды.

Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов шәһәр Башкарма комитеты, район хакимияте исеменнән ветераннарны, офицерларны һәм укучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

Чарада катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов сәламләде: «Ватанны саклаучылар көне – илебездә иң хөрмәтле бәйрәм. Чөнки Ватаныңны, йортыңны һәм гаиләңне саклау – һәр ир-атның мактаулы бурычы. Бүген без Россия сакчыларының күп кенә буыннарын зурлыйбыз. Тормышларын һәм язмышларын авыр хәрби хезмәткә багышлаучыларны, шулай ук тыныч вакытта да Ватаныбызның тынычлыгына, чәчәк атуына, гражданлык һәм патриотизмның югары идеалларын саклап калучыларны хөрмәтлибез. Гражданнарның тынычлыгын саклыйлар...»

«ТР Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге каршындагы Хәрби комитет рәисе урынбасары, подполковник Закир Хорунов үсеп килүче буынга ата-бабаларының данлы юлын дәвам итәргә һәм үз иленең лаеклы сакчылары булырга һәрвакыт әзер булу кирәклеге турында сүзләр белән мөрәҗәгать итте.

Һәлак булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында «Лавровый венок» һәйкәленә һәм Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр салынды. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы