Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда волонтерлар хәрәкәте үсеше турында фикер алыштылар

Чаллыда шәһәр Башкарма комитеты идарәләре башлыклары, Форумга катнашуга җибәреләчәк лидерлар һәм активистлар өчен шәһәр доброволецлар форумы узды. Форум 100гә якын кешене җыйды.

Форум шәһәрнең иреклеләр (волонтер) хәрәкәте өчен коммуникатив мәйданчык оештыру һәм «Социаль активлык» федераль проектының «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында инициативаларны тормышка ашыруның уртак планын формалаштыру максатыннан үткәрелде.
Чара тантаналы ачылудан һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотованың сәламләү сүзләреннән башланды.
Форум программасы «2022 - 2024 елларга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегендә волонтерлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү» муниципаль программасын гамәлгә ашыру темасына түгәрәк өстәл утырышы белән дәвам итте. Түгәрәк өстәлдә әлеге программаның актуальлеге һәм аны гамәлгә ашыру өчен ведомствоара хезмәттәшлек кирәклеге турында мәсьәләләр күтәрелде.
Форумда катнашучылар өчен нетворкинг программасы һәм өч секция эшләде: «Иреклеләр оешмаларын үстерү векторлары» (Структура, механизм); «Үсеш перспективалары» (Волонтерлык китаплары, преференцияләре турында сөйләү); «Гаризадан грантка кадәр» (Социаль проектлау).
Форум түгәрәк өстәл һәм секцияләргә йомгак ясау белән тәмамланды, барлык катнашучылар да сертификатлар һәм чара символикасы төшерелгән сувенирлар белән бүләкләнделәр.

Форумны оештыручылар - Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, шулай ук «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән шәһәрнең Иреклеләр үсеше үзәге һәм «Орион» яшьләр үзәге» муниципаль автономияле учреждениесе. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум