Чаллыда яңа туган балаларга нинди сирәк исемнәр кушканнар?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа туган балаларга нинди сирәк исемнәр кушканнар?

Шулай ук шәһәрдә иң популяр исемнәр исемлеген дә китерәбез.

Ел башыннан Чаллыда 1503 бала туган (узган елның шул ук чорында - 1541). Шуларның 770 е - малайлар, 733 е - кызлар (узган ел белән чагыштырганда - 798 һәм 743). Игезәк балалар - 15 (былтыр 13).

Малайлар өчен популяр топ-5 исем: Лев, Әмир, Марк, Артур, Матвей. Кызлар арасында түбәндәге исемнәр популяр: Әминә, Ясминә, Амелия, Ралина, Ева. 

Алевтина, Анисия, Валентина, Дания, Иркә, Разия, Сәлим, Таңсылу, Серафима исемнәре Чаллыда сирәк санала. Малайларның исемнәренә килгәндә, аларның эксклюзивлары: Аврелий, Билал, Вениамин, Гордей, Дементий, Евсей, Ибраһим, Игнатий, Идрис, Исмәгыйль, Ким, Лаврентий, Лука, Нуриман, Нурислам, Савватий, Соломон, Тимерхан, Якуб.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев