Чаллыда яшәүче хатын-кызлар декрет ялында яңа һөнәр үзләштерә ала.
"Мәшгүльлеккә ярдәм"("Содействие занятости") федераль проекты һәм "Демография" милли проекты кысаларында декрет ялындагы хатын-кызлар яңа һөнәр үзләштерә ала.
Шәһәребезнең мәшгульлек үзәге хәбәр итүенчә, быел 3 яшькәчә баласын тәрбияләүче декрет ялындагы һәм балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче эшсез хатын-кызларны укыту программасы үзгәрде. Әлеге эш "Мәшгүльлеккә ярдәм"("Содействие занятости") федераль проекты һәм "Демография" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Укырга теләк белдерүчеләр "Россиядә эш" ("Работа в России") порталы аша гариза бирә ала - анда регион һәм мәгариф оешмасын сайларга кирәк. Һөнәрләр исемлеген хезмәт базарындагы ихтыяҗны истә тотып региональ оператор билгели.
Уку түләүсез.
Фото:20khvylyn.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев