Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмер малай классташы күз алдында батып үлгән

Малай тыелган урында су коенган булган.

Чаллыда Мәләкәс елгасында булган фаҗига турында 112 номерына кичә кичке алтынчы яртыда хәбәр итәләр. Шаһитлар сөйләгәнчә, үсмер малай су астына киткән һәм йөзеп чыкмаган.
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, берникадәр вакыттан соң фаҗига урынына махсус хезмәтләр, 6нчы коткару отряды водолазлары килгән һәм алар 14 яшьлек малайның мәетен ярдан 15 метр ераклыкта тапкан. Аны полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Фаҗиганең сәбәбе — суда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Бу урында су коену тыелган, яшүсмер олылардан башка гына килгән.
Укучы малай яр буена классташ кызы белән килгән булган.
Шаһитлар агентлык хәбәрчесенә сөйләгәнчә, яшүсмер аркасында гына йөзә белгән. Бер мизгелдә ул әйләнергә теләгән һәм бата башлаган. Классташ кызы аны коткарырга тырышып карый, әмма озакламый үзе дә су астына китә башлый һәм аңа малайны ычкындырырга туры килә. 

Фото: stolica-s.su

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига суда бату