Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә карата җинаять эше кузгатылды

18 июльдә 32нче комплекстагы бер йортның ишегалдында 49 яшьлек ир-ат бер төркем яшүсмерләргә кисәтү ясагач, тегеләр аны кыйнап ташлаган.

Чаллыда яшүсмерләр кыйнаган ир-атның үлеменә бәйле факт буенча җинаять эше кузгатылды. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Чаллы бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Ильяс Гыйззәтуллин хәбәр итте.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 17 июль кичендә автокаланың 32нче комлексында 49 яшьлек ир-ат ишегалдында көнбагыш ашап торган бер төркем яшүсмерләргә кисәтү ясаган. Шуннан соң яшьләр ир-атны кыйнап ташлаган, ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

«Зыян күрүченең ни сәбәпле үлүе ачыкланмаганлыктан, без әле беркемгә дә гаепләү белдерә алмыйбыз. Суд-медицина экспертизасы үткәрелде инде, хәзер гистология нәтиҗәләрен көтәбез. Алар бер-ике атнадан әзер булачак», - дип хәбәр итте Ильяс Гыйззәтуллин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев