Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган 13 яшьлек баланы өч тәүлек эзләгәннән соң тапканнар

Үсмер исән. Татар-информ агентлыгы мәгълүматлары буенча, бала Киров өлкәсендә табылган.

13 яшьлек укучы малайның югалуы турында хәбәр «Василиса» эзләү-коткару отрядының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыккан иде.
Малай шимбә көнне, ягъни 21 майда, кичке якта югалган. Бала өеннән чыгып киткән, шул вакыттан бирле аның кайда икәне билгеле булмаган.
Укучы малайны өч тәүлек эзләгәннәр. Аны бүген көннең икенче яртысында тапканнар. Үсмер исән. Агентлык мәгълүматлары буенча, бала Киров өлкәсендә табылган.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


эзләү югалу бала кеше

Нет комментариев