Чаллыда югалган 20 яшьлек егетне эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда югалган 20 яшьлек егетне эзлиләр

2002 елгы Александр Иванович Давиденко 16 июньдә өеннән чыгып китә. Яшәү урыны - 18/01 йорты. Соңгы тапкыр аны "Санрайз" сәүдә үзәге янында күргәннәр.

Хәзерге көнгә кадәр Александр Давиденконың кайда булуы мәгълүм түгел.

Егетнең билгеләре: буе 165 см, ябык гәүдәле, кара төстәге чәчләре, күзләре зәңгәрсу төстә. 

Нәрсә киенгән булган: ак футболка, ачык төстәге чалбар, кара төстәге кроссовкилар.

Югалган кеше турында нинди дә мәгълүматы булганнарга түбәндәге телефоннар аша шалтыратсыннар иде: +7 917 246 28 87 һәм +7 917 221 39 20, яисә 102. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев