Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урыннарын бетерәләр

Чаллының “ПАД” оешмасы шәһәрнең ЮХИДИ хезмәте белән берлектә юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урыннарында иминлекне тәэмин итү белән шөгыльләнәләр.

Куркыныч урыннарда, әйтик, Хәсән Туфан, Чулман, Вахитов, Сөембикә проспектларында, җәяүлеләр кичүендә махсус яктырткычлар куйдылар, шулай ук шау-шу полосалары, юл билгеләре урнаштыралар, борылыш радиусын арттыралар.    
Шулай итеп, 43 комплекс тирәсеннән килгәндә Хәсән Туфан юлының җирле юл чаты ябыла. Машиналар Хәсән Туфан проспектына һәм 14 комплекска чыгачаклар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев