Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юлларны ремонтлауга 2 млрд сумнан артык акча тотылачак

2022 елда Чаллыда шәһәр автоюлларын ремонтлау дәвам итәчәк.

Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Хайер урамын (I чират) 338,7 млн сумлык реконструкцияләү планлаштырыла. Гостев урамындагы юлны реконструкцияләү дәвам итәчәк, Аэродром урамыннан алып Батенчук урамына кадәрге участок һәм күпер юлын төзү. Ремонт бәясе – 686,6 млн. сум.
Эшләр исемлегенә Мәләкәс аръягы микрорайонында «Торак» федераль программасы буенча 38,5 млн сумлык магистраль урам төзелеше кергән.
«Юл-урам челтәрен ремонтлау» республика программасы буенча Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр Халыклар дуслыгы проспектын (Сөембикә проспекты киселешендәге боҗра чишелеше) 196 млн сумга, Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Академик Королев урамына кадәр Халыклар дуслыгы проспектын 100 млн сумга ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган. Әлеге программа кысаларында шулай ук социаль әһәмиятле объектларга керү юлларын 450 млн сумлык ремонтлау һәм 484 млн сумлык квартал эчендәге юлларны ремонтлау күздә тотыла. 

http://nabchelny.ru/ Фото: 24warez.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы