Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы яңа «Калейдоскоп» балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән (+фотолар)

Чаллыда тантаналы төстә тагын бер балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Ул Раскольников урамында, 34 комплекста урнашкан. Объектны ачуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында сафка басты. Аны төзүгә 286,7 млн сум акча тотылды.

– Бер баланы бакчада урын белән тәэмин итү өчен дәүләт 1 млн сумнан артык акча сарыф итә, – диде шәһәр башлыгы. – Бүген бакча төзүчеләр өчен дә, әти-әниләр өчен дә зур бәйрәм. Яшь микрорайон, матур балалар бакчасы. Чаллылыларның хыяллары чынга аша. Һәр әти-әни үз баласын илебезнең, республикабызның һәм шәһәребезнең лаеклы гражданины итеп үстерәсе килә. Моның өчен без барлык шартлар да тудырырга тырышабыз. Бер ел эчендә ике мәктәп, өч балалар бакчасы ачтык.
«Калейдоскоп» балалар бакчасы 220 урынга исәпләнгән. Бүгенге көндә 214 гариза кабул ителгән.
– Әлегә алты буш урын калды, – ди бакча мөдире Анджела Никонова. – Нәниләр өчен алты төркем урынына сигезне ачтык. Чөнки бу микрорайонда бик кирәк. 1 яшьтән 2 яшькә кадәрге балалар өчен бер төркем эшли, яшь ярымнан ике яшькә кадәр – бер төркем һәм 2-3 яшьлекләр өчен алты төркем тупладык. Татар телендә аралашучы сабыйлар өчен ике төркем. Хәтта инженерлык юнәлешендәге төркем дә бар, анда йөрүче 6-7 яшьлек балалар роботехника белән шөгыльләнәчәк.
Бакчада 12 төркем, музыка залы, спорт залы, медицина, азык-төлек блоклары, кер юу бүлмәсе, тар белгечләр кабинетлары бар. Территориядә 12 уен мәйданчыгы, аларның һәрберсендә бишәр кече архитектура формалары урнашкан. Шулай ук футбол һәм баскетбол уйнау, юл кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчыклар да булдырылган. Территориядә 12 видеокамера урнаштырылган. Капкалар махсус домофоннар ярдәмендә ачыла, бирегә чит кеше керә алмый.
Айгөл Моратова 5 бала әнисе. «Калейдоскоп»ка аның ике яшьлек кызы йөриячәк:
– Нәниләр өчен төркемнәр бик кирәк иде. 37нче комплекста торсак та, кызымны бу бакчага йөртәчәкмен, чөнки безнең йорт янында андый кечкенәләр өчен төркемнәр юк.
Эльмира Макарова 36нчы комплекста яши. Кызы Анастасьяга 3,5 яшь:
– Бакча буенча экскурсия үткәрделәр, тәрбиячеләр белән таныштырдылар. Кызым: «Мин монда яшәргә калам», ди.
Тантанага килгән шәһәр мэры ата-аналар күңеленә ятышлы тагын бер хәбәр әйтте. 34нче комплекста балалар бакчасы белән рәттән мәктәп тә төзеләчәк. Аның өчен урын сайланган инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы