Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 25 кеше изге сәфәргә китә

Дин әһелләре сүзләренә караганда, быелгы хаҗ сезоны җәйнең иң кызу вакытына – 27 июнь – 20 июль көннәренә туры килү белән аерылып тора.

Июнь аеның 26сыннан 27есенә каршы төнендә, Казан халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиләренең беренче ике төркеме олы сәфәргә кузгалды. Алар арасында Чаллыдан да дин кардәшләребез бар. 98 кешедән торган төркем Казан – Истанбул (очкыч), Истанбул – Җиддә (очкыч), Җиддә – Мәккә (автобус) шәһәрләре аша узачак. Кире кайту Мәдинә – Истанбул – Казан маршруты буенча 21нче июльдә  булачак.

Хаҗ сәфәрен кылу Россия мөселманнары өчен 2020 елда пандемия башланганнан бирле беренче мөмкинлек булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2021 елда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең күчмә утырышы кысаларында куйган тырышлыклары нәтиҗәсендә ирешелде.

2022 елның хаҗ сезонында Россия мөселманнары өчен 11 318 квота бүлеп бирелде, шуларның 810 урыны – Татарстан Диния Нәзарәте өчен. Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин белдерүенчә, чираттагы төркем 1 июльдә юлга кузгалырга тиеш. Барлыгы быел изге җирләргә бару мөмкинлегенә 25 чаллылы ия булды.

Дин әһелләре сүзләренә караганда, быелгы хаҗ сезоны җәйнең иң кызу вакытына – 27 июнь – 20 июль көннәренә туры килү белән аерылып тора. Анда бу көннәрдә терекөмеш баганасы +46 градуска кадәр күтәрелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай