Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга 1626 елда ук күчеп килүчеләр киләчәк

Иртәгә шәһәргә 395 ел тула.

Иртәгә, 10 августта, Чаллы починкасының (элек шәһәр шулай аталган) 395 еллыгы уңаеннан тарихи вакыйгалар реконструкцияләнәчәк. Шәһәр халкы Чаллы җиренә беренче булып күчеп килүчеләрне күрәчәк. Чараны Чаллы рус җәмгыяте һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты оештыра.
1626 ел реконструкцияләнәчәк. Кама буйлап көймәдә шул елларда яшәүчеләр йөзеп киләчәк. Яр буенда аларны милли оешмалар, тамашачылар каршы алачак һәм бөек җырлар яңгыраячак. Шулай ук Чаллы халкына безнең ерак бабаларыбыз ничек итеп починкалар салганнарын сөйләячәкләр. Волынский воеводасының Кама елгасының сул ярын күчерү турындагы указы укылачак. Үз җырлары белән казаклар чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларны гомуми әйлән-бәйләнгә берләштерәчәкләр.
Театральләштерелгән тамашадан соң «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты иҗат коллективлары әзерләгән концерт булачак.
Чара 17 сәгатьтә Тукай яр буе шәһәр пляжында башлана.

Фото:http://русскоеобщество.рф/395-letie_osnovaniya_chalninskogo_pochinka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар