Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга эшкә килгән табибларга 800 мең сум күләмендә ТР Хөкүмәте гранты бирелә

Яр Чаллы белгечләре тарафыннан супер-технология – NBC-technique патентланган, ул хәзер бөтен дөнья буйлап тарала.

Бүген Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссиянең күчмә утырышы узды. Чарар Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең (БСМП) киңәшмәләр залында үтте. Утырыш башланганчы даими комиссия рәисе, хастаханәнең баш табибы Марат Мөхәммәдиев БСМП буенча экскурсия үткәрде, медицина оешмасының планнары, бурычлары һәм эш йомгаклары турында сөйләде.

Бина 1974 елда төзелгән, 2010 елда бинаның глобаль реконструкциясе узган. Марат Мөхәмәдиев билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгатьләр саны 45 процентка кадәр арткан. 

Бүгенге көндә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләр белән 67 процентка тупланган, кадрларны җәлеп итү буенча планлы һәм даими эш алып барыла: әйтик, табиб – белгечләр, клиник-лаборатория диагностикасы табиблары өчен 800 мең сум күләмендә ТР Хөкүмәте гранты, Яр Чаллы шәһәре мэры гранты (200 мең сум) бүлеп бирелә. Моннан тыш,  Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе җәлеп ителгән табибларның арендага алынган тораклары өчен сарыф ителгән чыгымнарын да каплый.  

Хастаханәдә хезмәт итүче белгечләр тарафыннан уникаль операцияләр үткәрелә, югары технологияле дәвалау юллары кертелә. Әйтик, 2019 елда Яр Чаллы белгечләре тарафыннан супер-технология – NBC-technique патентланган, ул хәзер бөтен дөнья буйлап тарала.

«NBC-technique» төшенчәсенең «Яр Чаллы технологиясе» дигәнне аңлатуын барлык кешеләр дә белми, – дип сөйләде Марат Мөхәммәдиев. – Безнең табиблар, эчке органнарның туклануын бозмыйча, аортаның төп өлешен пластик торбага алыштырдылар. Методика эшкәртелгән инде, операция 30 минутка якын дәвам итә: 3d-принтерда аортның патологик участогы бастырыла, макетта операция процессы эшкәртелә, шуннан соң аорта алмаштырыла. Барысы да бер проколда башкарыла».
Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия әгъзаларын эндоскопия, нейрохирургия, кардиохирургия бүлекләре, 450гә якын тикшеренүләр башкарыла торган лаборатория белән таныштырдылар. Бирегә шәһәрнең 17 дәвалау учреждениесеннән материалларны җибәрәләр, шуңа күрә лаборатория 24 сәгать дәвамында эшли. 

Пациентлар үзләрен рухи яктан яхшырак хис итсен өчен дә күп эш башкарыла. Мәсәлән, узган ел хастаханәнең дүрт лифты үзгәртелде, аларда елның дүрт чоры сурәтләнгән панно урнаштырылды. Томографлар урнаштырылган бүлмәләрдәге түшәмнәргә, дәваланучыларның борчуын киметү өчен, күк һәм яфракларның сурәтләре ябыштырылды.
Табиблар, медицина персоналы өчен шул ук максатларда ворк-шоплар бар, даими укыту оештырыла, кафе һәм спорт залы эшли.

«Сезнең ярдәм белән зур эш башкарыла, – дип мөрәҗәгать итте Марат Мөхәмәдиев депутатлар корпусы вәкилләренә. – Грант буенча карарлар кабул ителә, нәтиҗәдә иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп була, машина кую урыннары системасы үсеш ала, бу исә мөрәҗәгатьләр саны артуын исәпкә алып бик мөһим».

Экскурсия ахырында комиссия утырышы узды, аның барышында башкарылган эшләргә хисап белән Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Лилия Мостафина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, станция автомобильләр белән 100 процентка тәэмин ителгән, 2021 елда махсус бригадалар тарафыннан 180 мең ярдәмгә чыгу очрагы теркәлгән. Соңгы елларда мөрәҗәгатьләр саны артты – хәзер станциягә тәүлегенә 510 кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр итә http://nabchelny.ru сайты. 

фотолар: http://nabchelny.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб