Чаллыга рок йолдызлары килә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга рок йолдызлары килә

15 апрельдә Орган музыкасы залы каршындагы мәйданда «Россия өчен» музыкаль-ватанпәрвәрлек марафоны кысаларында зур концерт була.

Анда Россиянең танылган рок музыкасы йолдызлары чыгыш ясар дип көтелә. Алар арасында Александр Скляр һәм Джанго да бар. Оештыручылар әйтүенчә, мондый музыкаль чаралар 5 майга кадәр Россиянең төрле шәһәрләрендә бушлай үтәчәк. Анда җирле сәнгать әһелләре дә катнаша ала. Концерт 17 сәгатьтә башлана. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


театр мәдәният

Нет комментариев