Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сабантуй батырларына дигән тәкәләр нинди авырлыкта?

Иң авыры 130 кг лы.

«Тулпар» ат-спорт мәктәбенә олы тәкәләрне китергәннәр. Алар милли көрәш буенча ярыш нәтиҗәләре буенча 2022 елгы Сабантуй батырларына тапшырылачак.

– Тәкәләрне Түбән Кама районының Кармалы авылыннан махсус барып алып кайттык. Берсе 130 кг лы – анысы абсолют батырга тапшырылачак тәкә. 115 кг лы тәкәне яшүсмерләр арасында беренчелекне яулаган көрәшчегә бүләк итәчәкләр. 120 кг лы тәкә исә физик мөмкинлекләре чикле шәһәрдәшләребез арасында уздырылучы Сабантуй батырына тапшырылачак. Ул 17 июньдә Ипподромда уздырыла. 

Сабантуйга тәкәләрне алып кайту белән хәзер ничә ел рәттән безнең спорт мәктәбе шөгыльләнә. Үзем генә моның белән 3нче ел эшлим, – дип сөйләде безгә «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Артур Фролов. 

Сүз уңаеннан, шәһәребездә Сабан туе бәйрәме шимбә көнне, 18 июньдә үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев