Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга тагын табут кайтты

Аңа 22 яшь иде. Мәрхүмне Тукай районы "Татарстан" совхоз поселогында соңгы юлга озаталар.

Украинадагы хәрби хәрәкәттә тагын бер шәһәрдәшебез һәлак булды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу хакта үзенең «Вконтакте» битендә хәбәр итте.

Илдар Садриев Чаллыда туып-үскән. В.Д. Поташов исемендәге техник көллиятне тәмамлаган, җиһазлар һәм станоклар көйләүче һөнәре алган.

Көллиятне тәмамлаганнан соң ул контракт буенча хәрби хезмәт үтәргә карар кылган. Кызганыч, аңа туган якларга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Аңа 22 яшь иде. «Илдар Садриев  Ватанны саклаучы илебезнең патриоты, игътибарлы ул, яраткан абый, тугры дус булды. Без һәлак булган хәрбинең гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уратклашабыз», – дигән мэр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина махсус операция