Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга янә табут кайта

Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Заһретдинов һәлак булды.

10 майда Украинадагы хәрби хәрәкәттә Чаллы егете – 1988 елгы майор Рәмис Загртдинов һәлак булды.

Рәмисне белүчеләр аның кечкенәдән офицер булырга хыяллануын әйттеләр. Егет хыялын тормышка ашыру өчен  ике ел Казан югары хәрби команда  училищесында (хәрби институт)  укыган. Аннары Советлар Союзы маршалы К.К. Рокоссовский  исемендәге Ерак Көнчыгыш югары команда училищесына (хәрби институт) күчерелгән, аны уңышлы гына тәмамлаган.  Хәрби хезмәтне Алтай краеның  3нче мотоукчылар батальонында командир вазифасында үткән. Хатыны Светлана Алейск шәһәрендә яши.  Александр һәм Тимур исемле уллары бар.

Рәмис Загртдинов гаиләдә бердәнбер бала булган. 54нче татар гимназиясендә укыган. "Безнең күрешебез иде. Бик тәртипле егет, әнисенең бердәнбер улы. Башта 54нче гимназиядә, аннары кадет мәктәбендә укыды. Бик авыр хәбәр. Әти-әнисенә түземлек бирсен", - ди скрипкачы Динә Закирова. Узган ел  сыйныфташлары белән очрашуда сизенгән кебек:"Әгәр мин үлсәм, Чаллыда күмегез», - дигән. 

Рәмиснең 1967 елгы әнисе Дилә ханым – «Чаллы икмәге»ндә сатучы. Әтисе Актаныш районында яши, янгын сүндерү хезмәте машинасында  шофер булып эшли.

Шәһәр башкарма комитеты Рәмис Фаисовичның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, мәрхүмне соңгы юлга озатуны үз өстенә ала.

Рәмис белән хушлашу мерәсиме иртәгә шәһәр зиратында сәгать 10да башлана. 

Хәрби хәрәкәт вакытында һәлак булган шәһәрдәшебез Рәмис Фаис улының урыны җәннәттә булсын, гаиләсенә, әти-әнисенә, туганнарына авыр кайгыны җиңәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык, көч бирсен.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Украина Хәрби хәрәкәт