Чаллыга юмористлар килә
Чара юмор остасы, шәһәрдәшебез Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлана.
25 апрель көнне “Иллюзиум” кинотеатрында “Зур StandUp” дип аталган юмористик кичә узачак. Ул 2019 елның 8 ноябрендә юл-транспорт һәлакәтендә гомере өзелгән юмор остасы, шәһәрдәшебез Ильяс Хәсәнов истәлегенә багышлана. Исән булса, аңа бу көнне 32 яшь тулган булыр иде. Чарада Казаннан һәм Чаллыдан катнашучылар көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев