Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы балалары теракт вакытында Истамбул аэропортында булган

Кичә Төркиянең Истамбул аэропортында Мәскәү вакыты белән 20.00 сәгать тирәсендә , өч шартлау булды. Анда ике кеше үз-үзен шартлаткан.

Теракт аркасында Төркия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә зыян күргән булырга мөмкин. Бу хакта илнең премьер-министры Бинали Йылдырым җиткерде. Ул Истанбулга шартлау булган урынга килгән. Ататөрек халыкара аэропортында булган теракт аркасында 36 кешенең гомере өзелде, 150ләп кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.Бу терактны ИГИЛ үз өстенә алган.

Бу вакытта аэропортта Чаллының "Сәйлән" балалар бию ансамбле дә булган. 15 кыз һәм аларның укытучылары Болгариягә конкурска барган һәм җиңү яулаганнар. Төркия аэропортында алар икенче самолетка күчеп утырырга тиеш булганнар. Билгеле инде, рейс күчерелгән. Бәхеткә, аларга зыян килмәгән. Инде очу аланында рейслар тәртипкә китерелә башлаган, сак хезмәте көчәйтелгән.Тиз арада балалар Казанга кайтып төшәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев