Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы чемпионатка әзерләнә

2018 елда үтәсе футбол буенча дөнья чемпионатына башкалабыз Казанда әзерлек эшләре бара. Атаклы футбол командалары матчларын күрергә миллионлаган туристлар Россиягә киләчәк, шул исәптән мәркәзебезгә дә. Чаллыда чемпионатка килгән кунакларны лаеклы каршы алырга әзерләнә. Безнең халыкара "Бигеш" аэропорты спротчылар һәм җанатарлар, туристларны алып килгән чит ил очкычларын кабул итәчәк. Алай гына...

2018 елда үтәсе футбол буенча дөнья чемпионатына башкалабыз Казанда әзерлек эшләре бара. Атаклы футбол командалары матчларын күрергә миллионлаган туристлар Россиягә киләчәк, шул исәптән мәркәзебезгә дә.

Чаллыда чемпионатка килгән кунакларны лаеклы каршы алырга әзерләнә. Безнең халыкара "Бигеш" аэропорты спротчылар һәм җанатарлар, туристларны алып килгән чит ил очкычларын кабул итәчәк. Алай гына да түгел, Татарстанның икенче зур һәм күркәм шәһәре булган Яр Чаллыны күрергә дә чемпионат көннәрендә кунаклар күп киләчәк, дип көтелә. Шул уңайдан шәһәр төзелешен планлаштыру советында Чаллының күп урыннарында үзгәртеп корулар, төзекләндерү эшләренбашларга кирәклеге аныкланды.Шәһәр хакимияте каршындагы "Азатлык" мәйданы үзгәртеләчәк, аның проектын Мәскәүнең яшь архитекторлары эшләячәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин белдерүенчә, шулай ук автокаланың Тукай һәм Табеев исемендәге яр буйларын төзекләндерергә, матурларга, уңайлыклар тудырырга кирәклеге планда тора. Шулай ук Шишкин бульвары яңартыла. Бу эштә Чаллы архитекторлары да автив катнашырга теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев