Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетләрендә ветераннарны хөрмәтләделәр

Чаллының "Ак мәчете"ндә дин юлында булган сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү мәҗлесе булды. "Ак мәчет" имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга озын гомер, сәламәтлек теләделәр. Сугыш ветераннары Габделәхәт ага Борһанов, Мостафа ага Хәйбуллов мәҗлестә катнашучы...

Чаллының "Ак мәчете"ндә дин юлында булган сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү мәҗлесе булды. "Ак мәчет" имам-хатыйбы, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, аларга озын гомер, сәламәтлек теләделәр. Сугыш ветераннары Габделәхәт ага Борһанов, Мостафа ага Хәйбуллов мәҗлестә катнашучы яшьләрне бу тыныч тормышның кадерен белергә, туган җирне, туган илне сакларга һәрвакыт әзер булырга чакырдылар. "9 Май - кадерле бәйрәм. Шатлыклы да, сагышлы да. Әтием, әнинең ике энесе сугыш кырында ятып калдылар. Иң кече энем Кенигсбергны алганда һәлак булды. Мин үзем Җиңү бәйрәмен авылда чәчүдә каршыладым - яраланып кайткан идем. Ул авыр вакытларның һәр мизгеле истә. Инде күпчелегебез бакыйлыкка күчте. Башлангыч вакытта без мәчеттә 30лап ветеран идек. Хәзер Мостафа белән икебез генә калдык инде", - диде Мостафа ага.

Габделәхәт ага Рөстәм хәзрәткә ветераннарга даими кайгырту күрсәткәне өчен зур рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук аның әтисе Шәйхразый аганың да сугыш ветераны булуын, аның белән аралашканын, минометчылар булып икесенең дә бер фронтта сугышуын искә алды.

Мостафа ага сугыш белән бөтен Көнчыгыш Европаны кичкән, шулай ук сугышта күп туганнарын югалткан. Ветераннарны хөрмәтләү җыелышында шәһәр имам-хатыйблары, "Ак мәчет" мәдрәсәсе мөгаллимнәре һәм шәкертләре катнашты.

Хәлил ШӘРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев