Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете Россия рекордын куйды

Ижау шәһәрендә 19-23 яшьлек юниорлар арасында пауэрлифтинг буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышларда Яр Чаллы исемен "Заря" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Светлана Петрова, Булат Рәхматуллин, Никита Кошко (тренер-укытучы Лариса Юрьевна Коткова)

һәм Евгений Роенко (тренер-укытучы Евгений Валентинович Роенко) якладылар. Нәтиҗәдә, Евгений Роенко Россиянең спорт Мастеры нормативын үтәп, өченче урынны алды. Өч күнегү күрсәтү барышында ул барлыгы 850, 0 кг авырлык күтәргән. Моннан тыш ул, 105 кг кадәр авырлыктагы юниорлар арасында, штанганы яткан килеш күтәрү буенча, Россия рекордын да куйды. Спортчы күтәргән авырлык 290,0 кг тәшкил итте. Шәһәрдәшебезне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев