Чаллы-Казан арасы ярты сәгать барасы?
Чаллы белән Казан арасында магнит мендәре ярдәмендә йөри торган тавышсыз поездлар барлыкка килергә мөмкин. Алар сәгатенә 600 км тизлек белән хәрәкәт итә алачак. Бу хакта "Татнефтехиминвест-холдинг" акцияләр җәмгыяте җитәкчеләре советы утырышында хәбәр иттеләр. Петербург компаниясе әлеге проектны ТР президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдир итте.
"Россия маглев"ы (магнит һәм левитация көче белән хәрәкәт итүче поездларны маглев дип атыйлар) кластеры советы рәисе Анатолий Зайцев магнит һәм левитация транспортлар тармагы җитештерү эшен башлау мөмкинлеге турында белдерде. Маглев поездлары шуның белән үзенчәлекле - аларның тәгәрәмәчләре юк, хәрәкәт итү өчен рельслар да кирәк түгел, ут яисә башка төр энергия линиясенә тоташу мәҗбүрилеге дә юк.
Зайцев шундый поездлар бәрабәренә "ИнноКам" Кама инновация территориаль җитештерү кластерының тимер юл белән тәэмин ителеш проблемасын хәл итәргә җыена. Алга таба шәһәр эчендә дә тиз йөрешле транспортлар йөри башларга мөмкин, дигән фикердә җитәкче.
Ни өчен нәкъ менә Татарстанны сайлаганнар соң?
- Татарстан ул заманча технологияләрне тиз үзләштерүе белән данлыклы, монда проектлар тиз арада гамәлгә ашырыла. Татарстанның техник һәм фәһем базасы бик көчле, - дип аңлатты моны Зайцев.
Рөстәм Миңнеханов яңа тәкъдим турында ныклап уйларга вәгъдә бирде.
Фоат Шамилев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев