Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы – мәдәниятле кала

Театр сәнгате мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләренең 2016 елда башкарылган эшләренә багышланган зур киңәшмә булды. Анда мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов катнашты.

Идарә башлыгы Эльвира Ногманова әйтүенчә, Чаллыда халыкка 1825 кеше мәдәният хезмәте күрсәтә. Аларның 60%ы югары белемгә ия. Узган елда мәдәният һәм сәнгать учреждениеләрен тоту өчен шәһәр казнасыннан 398 миллион 160 мең сум акча бүлеп бирелгән, аның 344 миллионы хезмәт хакы, ә калганы милекне тотуга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә киткән.

Шунысы игътибарга лаек, шәһәрнең муниципаль мәдәният учреждениеләренең 2016 елдагы кереме 78 миллион 777 мең сум тәшкил иткән. Бу 2015 елга караганда 19,5%ка артык. Тармакта төп белгечләрнең уртача хезмәт хакы 19225 сум, ә белем бирү учреждениеләрендә 21 136 сум.

Чаллының сәнгать уку йортлары узган елда да төрле күрсәткечләр буенча Россиядә һәм Татарстанда алдынгы булдылар. Аларда укыган балалар республика, Россия, халыкара бәйгеләрдә җиңеп үзләрен илебезнең иң талантлы балалары итеп таныттылар. Әлеге уку йортларын тәмамлаучылар илебезнең югары уку йортларында да уңышлы укыйлар. Яшь талантларга ярдәм йөзеннән ел саен Чаллы хакименең, ТР мәдәният министрлыгының, Татарстан Президентының дәүләт стипендияләре тапшырыла. Узган елда 5нче музыка мәктәбе "Россиянең 50 иң яхшы мәктәбе" һәм "Иң яхшы сәнгать мәктәбе" бәйгесендә җиңде.

Чаллының "Наигрыш" ансамбле, "Провинция" камера оркестры, "Болгар" бию театры һәм башка иҗат коллективлары да халкыбызны рухи яктан баетуга, милли мәдәниятләр үсешенә зур өлеш кертәләр. 2016 елда шәһәр хакиме ярдәме белән "Болгар" бию театрына 48 хатын -кыз һәм ир-ат костюмы, 56 пар аяк киеме алынган.

Чаллы халкы театрларга да яратып йөри. Узган елда театрларыбыз репертуарына 12 яңа спектакль кертелде.

Бүгенге көндә шәһәрдәшләрнең ялын файдалы һәм күңелле уздыру юнәлешендә 137 клуб эшли. Аларда елына 5 430 кешегә хезмәт күрсәтелә.

"Энергетик" мәдәният сарае - Чаллының мәдәни мәркәзе дисәң дә хата булмас. Биредә 34 якташлык җәмгыяте эшли. Милли мәдәниятләрне үстерүдә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда" Чишмә" халыклар дуслыгы йортының роле зур. Биредә 21 милли җәмгыять, 10 якшәмбе мәктәбе уңышлы эшли, оешкан төстә төрле этник бәйрәмнәр үткәрелә.

Эльвира Илшат кызы әйтүенчә, 2016 елда барлыгы 4 397 чара үткәрелгән, аларны 2 000 000 Чаллылы һәм шәһәребез кунаклары караган. "КАМАЗ" мәдәният сарае яңача эшләп, күләмле проектларны тормышка ашырган. Бу коллектив шәһәркүләм бәйрәмнәр уздыруда актив катнашкан.

Чаллының иҗат коллективлары һәм артистлары тулы залларда концертлар куеп, халкыбызның ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә зур өлеш кертәләр. Шәһәрдә парклар һәм скверлар да күбәйде. Аларда да халык күңеленә хуш килерлек бәйрәмнәр үткәрелә. Ә Җиңү паркын реконструкцияләү проекты ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясенә лаек булды.

Чаллының мәдәният хезмәткәрләре төшенкелеккә бирелмичә, армый-талмый халкыбызга фидакарь хезмәт итәләр. Агымдагы елда да алар үз алларына югары сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләү бурычы куйдылар. Эльвира Ногманова, мәдәният хезмәткәрләренә хезмәтләре, ә шәһәр һәм республика җитәкчеләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтеп: "Иң кыены - хезмәтләрне югары сыйфатлы башкару. Даимилекне үзгәртмәскә, эшнең яңа формаларын табарга кирәк", - диде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев