Чаллы шәһәрендә 20 000 гаилә баласын яслегә бирергә тели
Чаллы шәһәрендә 20 000 гаилә баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3-7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес 100 урынына 120 бала, дип яза җирле басма. «Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча...
Чаллы шәһәрендә 20 000 гаилә баласын яслегә бирергә тели. Балаларга өч яшь тулмаган, алар чиратка куелган, әмма аларны бакчаларда урын белән тәэмин итү мөмкинлеге юк. Ә менә 3-7 яшькә кадәрге балалар барысы да бакчага йөри, дөрес 100 урынына 120 бала, дип яза җирле басма. «Россия Президенты ясле яшендәге балаларны бакча белән тәэмин итү өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирү турында игълан итте. Әгәр бакчалар җитәрлек булса, 1000 «КАМАЗ» хезмәткәре һәм 1500 бюджет өлкәсендә эшләүче эшкә чыгарга әзер. «Башкарма комитетының бурычы - бакча төзү өчен җир участогы сайлау һәм инженерлык инфраструктурасы мәсьәләләрен хәл итү», - ди шәһәр хакимияте башлыгы Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев