Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы яшьләре «Яшь профессионаллар» чемпионатына әзерләнә

16 майдан алып 19 на кадәр Краснодарда «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia стандартлары буенча Милли чемпионатның V финалы узачак. Анда илебезнең төрле төбәкләреннән яшь белгечләр үз осталыкларын сынаячаклар. Ярышлар 110 компетенция буенча оештырыла. Аларда Татарстан җыелма командасы да катнаша.

Республикабызның исемен яклаучылар рәтендә чаллылылар - шәһәребезнең "Кванториум"ында шөгыльләнүче Диләрә Низамова, Степан Понамарев һәм Виталий Грошев та бар. Исегезгә төшерәбез, алар быел Казанда февраль аенда узган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) стандартлары буенча республика чемпионатында уңышлы чыгыш ясаган иделәр. Диләрә Низамовага "лазерлы технологияләр" компетенциясе буенча тиңнәр булмады, ә Степан Понамарев һәм Виталий Грошев, JuniorSkills стандартлары буенча, "интернет әйберләре" компетенциясеннән җиңүгә ирештеләр. Бүген яшь осталар җиң сызганып ярышларга әзерләнә.

Диләрә Низамова "лазерлы технологияләр" компетенциясе буенча WorldSkills федераль эксперты Н.В. Насонов чакырылуы белән Казанда, Лазерлы үзәктә стажировка үтә. Андагы тәҗрибәле белгечләрдән лазер белән эшләү үзенчәлегенә өйрәнеп, практик күнекмәләрен шомарта. Чаллыда да кыз "Автокад" һәм "Компас" программаларын өйрәнү курсларына йөри. "Агач фанерадан иҗади композицияләр ясый башладым. Киләчәктә зур коллекция булдырып, үз эшләремнән торган күргәзмә дә ясарга телим", - ди ул. Чемпионатка да кыз үзен әзер дип саный. "Ярышларда, иң мөһиме, үзеңне кулга алып, каушамау. Калганын куллар үзләре эшли", - дип әйтә яшь оста.

JuniorSkills стандартлары буенча Степан Понамарев һәм Виталий Грошевны әзерләүче "Кванториум" ның IT-квант укытучысы Дамир Шәйхетдинов та егетләрнең әзерлеген билгеләп үтте.

- Степан һәм Виталий "Кванториум"да да, өйдә дә өстәмә әзерлек чараларын алып баралар. Моннан тыш алар 5 апрельдән башлап 7 сенә кадәр Казанда да өстәмә уку узачаклар. Бүгенге көндә "акыллы теплица" проектын яхшырту өстендә эшлибез. Егетләр эш тизлеге, әйберләрне җыю процессын тизләтү күнекмәләрен яхшырталар, контактларны ялгап, проектның эшләнешен тикшерәләр. Апрель уртасында чемпионатта катнашучыларның гомуми җыелешы узачак. Анда ярышларга бару датасы да ачыклана. Краснодарда илебезнең иң көчле яшь белгечләре җыела. Әмма без дә егетләребезгә зур өметләр баглыйбыз, - ди катнашучыларның укытучылары.

Чаллыларга уңышлар теләп, чемпионаттан җиңү белән кайтырга телибез! Искәртеп китәбез: WorldSkills - коммерцияле булмаган халыкара хәрәкәт. Аның максаты - эшче һөнәрләрнең престижын арттыру, дөньядагы иң яхшы практиклар һәм һөнәри стандартлар үрнәгендә эшче һөнәрләргә өйрәтүне киң җәелдерү. Ул студентлар өчен эшче һөнәрләр буенча халыкара чемпионатлар оештыру юлы белән гамәлгә ашырыла. Казанда да 2019 елның 18-23 нче август көннәрендә WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты уздырылачак.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев