Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 27 ел элек торак йорт диварына беркетелгән хатны ачтылар

Яр Чаллыдагы торак йортларның берсендә яшәүчеләр 27 ел элек диварга беркетелгән савыттагы хатны ачкан. Бу вакыйга шәһәрдә җәй ахырында үткәрелә торган ишегалды бәйрәмендә, халык белән хакимият вәкилләре очрашуы кысаларында булган. Кичә, 22 августта, шәһәр мэры Наил Мәһдиев 39 нчы микрорайонда яшәүчеләр белән 39/13 йортының ишегалдында очрашты. Әлеге урын очраклы гына...

Яр Чаллыдагы торак йортларның берсендә яшәүчеләр 27 ел элек диварга беркетелгән савыттагы хатны ачкан. Бу вакыйга шәһәрдә җәй ахырында үткәрелә торган ишегалды бәйрәмендә, халык белән хакимият вәкилләре очрашуы кысаларында булган.

Кичә, 22 августта, шәһәр мэры Наил Мәһдиев 39 нчы микрорайонда яшәүчеләр белән 39/13 йортының ишегалдында очрашты. Әлеге урын очраклы гына сайланмаган. Бу йортны чирек гасыр әлек бөтен ил буенча, шулай ук Чаллыда да тормышка ашырылган «Яшьләр торак комплекс төзелеше» программасы кысаларында, биредә яшәүчеләр үз куллары белән төзегән. Тарихи проектның бер катнашучысы җыелган халык алдында чыгыш ясады һәм ул еллардагы истәлекле мизгелләрне сөйләде.

Вениамин Глебов 1990 елда программаның кулланылышка тапшырылган беренче объекты 39/13 йорт булуын искә төшерде.

Яңа йортка күченү елында яшь торак комплекс активистлары, 2017 елда ачып уку өчен, 39/13 йортының диварына киләчәк буынга хат беркетеп калдырган. 22 августта алар, тантаналы рәвештә савытны ачып, балаларына юлланган хатны укыды.

Хатта язылганча, Яшьләр торак комплексына күчүчеләр үз куллары белән шундый матур микрорайон булдыруга шатлана, һәм алар киләчәк буынга, зур проектларны башкарып чыксын өчен, үзләренең "энергетика мөмкинлеген" бирергә тели.


Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев