Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 290 кеше “Йөрәгеңне тикшер” акциясендә катнашты

Чаллының 3нче поликлиникасында "Йөрәгеңне тикшер" акциясендә 300ләп катнашучы булды. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр. "Йөрәгеңне тикшер" акциясе йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы кысаларында уза. Алты сәгать эчендә кардиологларда 290 кеше тикшерелеп чыккан. Барлык пациентларның артериаль кан басымын үлчәгәннәр, электрокардиограмма ясалган. Табиблар мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 процентында...

Чаллының 3нче поликлиникасында "Йөрәгеңне тикшер" акциясендә 300ләп катнашучы булды. Бу хакта Чаллы шәһәре башкарма комитеты Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр. "Йөрәгеңне тикшер" акциясе йөрәк-кан тамырлары авырулары профилактикасы кысаларында уза. Алты сәгать эчендә кардиологларда 290 кеше тикшерелеп чыккан. Барлык пациентларның артериаль кан басымын үлчәгәннәр, электрокардиограмма ясалган. Табиблар мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 процентында йөрәк-кан тамырлары системасында тайпылышлар булуын билгеләп үткән. Алар барысы да дәвалану буенча тәкъдимнәр алган. Сигез кеше стационарда ятып дәвалану өчен җибәрелгән. Киләчәктә шундый акцияләр Чаллының башка поликлиникаларында да үткәреләчәк, дип искәртә оештыручылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев