Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 95 гаилә ана капиталына сертификат алды

Бүген Чаллының "Энергетик"мәдәният сараенда тантаналы рәвештә 95 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Филиппова котладылар. Ана капиталы тапшыру турындагы указ 2007 елның 1 нче январеннән гамәлгә кергән иде. Шушы вакыт аралыгында Чаллыда яшәүче гаиләләргә 37 меңгән артык сертификат тапшырылган,...

Бүген Чаллының "Энергетик"мәдәният сараенда тантаналы рәвештә 95 гаиләгә сертификатлар тапшырылды. Чакырылган гаиләләрне ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Алсу Филиппова котладылар.

Ана капиталы тапшыру турындагы указ 2007 елның 1 нче январеннән гамәлгә кергән иде. Шушы вакыт аралыгында Чаллыда яшәүче гаиләләргә 37 меңгән артык сертификат тапшырылган, шуларның 29 меңе аны кулланган. Ана капиталын алганнар арасында 96% ы яшәү шартларын яхшыртуга тоткан.

2018 елда бала тапкан аналарга тагын берничә яңа төр программалар гамәлгә керә башлады. Шуларның берсе булып- ана капиталы программасын 2021 елның 31 нче декабренә кадәр озайту тора. Шулай ук, ана капиталын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлдергән очракта чикләүләр алынган.
Сертификатка ия булу һәм ана капиталын тотуга гаризаны хәзер электрон рәвештә дә тапшырырга була.

Эльвира Гайнетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев