Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Азатлык” мәйданы төзекләндерелә башлады

Шәһәрнең үзәгендә, "Азатлык" мәйданында төзекләндерү эшләре башланды. Биредә тракторлар, үзбушаткычлар бетон плитәләрне кубарып алдылар инде. "Палитра" сәүдә үзәге ягындагы җир дә тигезләнде. Һава торышы яхшы гына торса, "Азатлык" мәйданы танымаслык булып үзгәрәчәк.

Проект буенча хакимият бинасыннан алып "Райисполком" тукталышына кадәр 3 зона төзекләндереләчәк. Хакимият бинасы янында эчке ишек алдына тоташкан мәдәният мәйданы булачак. Сәүдә үзәге тирәсендә чаралар үткәрү өчен махсус урын да ясала. Бу ике зона арасында агачлар һәм куаклар утыртылган яшеллек була. Өч зонаны исә кофеле променад, павильоннар, балалар мәйданчыгы тоташтырачак.

Шулай ук фонтан да үзгәртеләчәк. Аның янында киң һәм күп функцияле түгәрәк чаша барлыкка киләчәк. Мәдәният мәйданына татар язучысы Хәсән Туфанга һәйкәл, ә чаралар мәйданына зур сәгать кую күздә тотыла.

Вакытлыча кыенлыклар туса да, шәһәрдәшләребез шәһәр үзәген төзекләндерүне хуплый.

Гөлия ГАТАУЛЛИНА, укытучы:

- Шәһәр үзәге матур булырга тиеш. Мин хакимият бинасын да төзекләндерүләрен телим әле. Җитәкчеләребезнең "Азатлык" мәйданын яңартулары хөрмәткә лаек гамәл. Үзәк мәйданга кызыл гранит җәйсәләр, бик әйбәт булыр. Яңгыр яуганда йөрергә бик кыен. Чәчәкләр бәйрәменә кадәр төзекләндерү эшләрен тәмамласыннар иде. Һава торышы да әйбәт торсын. Чаллының Үзәк мәйданы матур булыр дип ышанам.

Айрат Сафин, шофер:

- "Азатлык" мәйданында төзекләндерү эшләре башлануга мин шатландым. Чөнки без гаиләбез белән 11нче бистәдә яшибез. Бала арбасы белән йөрергә бик җайсыз иде. Ниһаять, 20 елдан соң эшли башладылар, ГЭСтагы яр буе һәм Җиңү паркларындагы үзгәрешләр начар булмады. Аллаһы боерса, "Азатлык" мәйданы да ял итү өчен менә дигән шәп урын булачак, тик мәйданга күзәтү камералары куярга онытмасыннар иде. Юкса, вандаллар матурлыкны җимерергә кыенсынмыйлар бездә.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев