Чаллыда баланың аягын трамвай өзә язган
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баланың аягын трамвай өзә язган

Чаллыда ГЭС бистәсенең "Поликлиника" тукталышында 10 яшьлек кызның сул аягын чак кына трамвай өзеп китмәгән. 33яшьлек трамвай йөртүче 10 яшьлек баланың егылып трамвай астына кереп китүен абайламый калган. Сабый йөзү түгәрәгеннән кайткан була. Фаҗига кичә 16 сәгать 45 минутта килеп чыккан. Аяк табаны җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә китерәләр. Операция ясаганнан соң,...

Чаллыда ГЭС бистәсенең "Поликлиника" тукталышында 10 яшьлек кызның сул аягын чак кына трамвай өзеп китмәгән.

33яшьлек трамвай йөртүче 10 яшьлек баланың егылып трамвай астына кереп китүен абайламый калган. Сабый йөзү түгәрәгеннән кайткан була.

Фаҗига кичә 16 сәгать 45 минутта килеп чыккан.

Аяк табаны җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә китерәләр. Операция ясаганнан соң, реанимация бүлегенә күчерәләр. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев