Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Башкортстанннан килгән йөк машинасы кюветка ауган

Чаллыда Промышленная урамында 4 йорт тирәсендә металл эшләнмәләр төягән Башкортстаннан килгән йөк машинасы кюветка төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чаллыда юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 16.53 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 154 нче...

Чаллыда Промышленная урамында 4 йорт тирәсендә металл эшләнмәләр төягән Башкортстаннан килгән йөк машинасы кюветка төшкән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Чаллыда юл һәлакәте турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм хезмәтенә кичә 16.53 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 154 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Коткаручылар йөк машинасы йөртүчесенә чыгарга ярдәм иткәннәр һәм автомобильнең аккумуляторын сүндергәннәр. Машина йөртүче хастаханәгә барудан баш тарткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев