Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәйрәм чаралары кайда үтәчәк?

31 декабрьдә дә шәһәрнең мәдәният хезмәткәрләре халкыбызга һәм Чаллы кунакларына кызыклы программалар әзерләгәннәр. Бу көнне 19 сәгатьтә Сидоровка паркында, ЗЯБ бистәсенең "Бумажниклар" тукталышындагы чыршы янында бәйрәм чаралары башлана. Ә "Азатлык"та "Карнавал төне" тамашасы башланып китә.

Анда шәһәрнең танылган артистлары, иҗат коллективлары катнаша. 22 сәгатьтә Чаллы күген бик матур бәйрәм салюты бизәр. Бәйрәм чаралары Бумажниклар микрорайонында, "Азатлык" мәйданында узачак Яңа ел бәйрәме 2018 елның 13 гыйнварында "Исәнме, Иске Яңа ел!" тамашасы белән тәмамланачак. Яңа ел барыбызга да ныклы, сәламәтлек, шатлык-куанычлар алып килсен. Шәһәребез чәчәк атсын, илебез имин булсын! Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев