Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өч игезәк кыз бала туды

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Чаллының медицина шәһәрчегендәге бала тудыру йортында 27 яшьлек милләттәшебез Резидә Камбетова өч кыз бала тудырды. Игезәк сабыйларның берсе - 2 кг, икечесе - аннан аз гына җиңелрәк, өченчесе 1кг 338 грамм авырлыкта. Көттереп кенә дөньяга килгән кызларына Резидә һәм Азат Камбетовлар (аларның гаилә коруларына...

1 июньдә Халыкара балаларны яклау көнендә Чаллының медицина шәһәрчегендәге бала тудыру йортында 27 яшьлек милләттәшебез Резидә Камбетова өч кыз бала тудырды.

Игезәк сабыйларның берсе - 2 кг, икечесе - аннан аз гына җиңелрәк, өченчесе 1кг 338 грамм авырлыкта.

Көттереп кенә дөньяга килгән кызларына Резидә һәм Азат Камбетовлар (аларның гаилә коруларына дүрт ел) алдан ук исемнәр дә уйлап куйганнар. "Кызларыбызга Мәликә, Ралия, Камилә дип исем кушарга булдык", - ди бәхетле ана. Нарасыйлары тиешле авырлыкка җиткәнче, Резидә бала тудыру йортында булачак.

Сабыйларны алып кайтыр урыннары бар Камбетовларның - . 36нчы комплекстан ипотекага 2 бүлмәле фатир алганнар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев