Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өченче Бөтенроссия ярминкәсе үтәчәк

Ул 2-6 февральга кадәр шәһәребезнең 65 микрорайондагы "ЭССЕН" гипермаркеты (Яшьлек проспекты, 14) янындагы павильонда эшлиячәк. Анда Россиянең 26 өлкәсеннән 120 оешма үз товарлары белән сәүдә итәчәк. Чаллыларны ит деликатеслары, Камчатка һәм Сахалин яр буйларыннан тотып алынган затлы балык төрләре,

сөтле продуктлар, тәмләткечләр, киптерелгән җиләк-җимеш, Төркия кондитерларыннан рахат-луку, хуш исле чәй һәм бал белән сөендерәчәкләр. Моннан тыш ярминкәдә төрле киемнәр: курткалар, Ырынбур мамык шәлләре, баш киемнәре, яшьләр өчен футболкалар, күлмәкләр, палантиннар, перчатка, сумкалар да булачак. Шулай ук биредә үзбәк осталарыннан савыт-сабаларны, персид якларыннан алып килгән җәймәләрне, йортны җыештыру өчен эко-товарларны, уенчыклар, сувенир продукциясен дә сатып алып булачак.

Ярминкәнең эшләү вакыты: 2-5февраль (пәнҗешәмбе-якшәмбе) сәгать 10.00 алып 19.00, 6 февраль (дүшәмбе) сәгать 10.00 алып 16.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев