Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чүпләрне аерып җыюга игътибар арта

Шәһәребезгә кунак булып килгән кешеләр еш кына аның яшеллеген һәм чиста булуын билгеләп үтәләр. Чыннан да, Чаллы урамнары буенча йөргәндә аның матурлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Аеруча җәй айларында, әйләнә-тирә чәчәк аткан вакытта. Шөкер, хакимиятебез һәм халкыбыз шәһәр чисталыгын һәм яшеллеген кайгыртып кына тора.

Мәсәлән, быел узган "Урман утырту көне" акциясендә шәһәр буйлап 10687 да­нә агач-ку­ак утыр­тыл­ды. Ел да үткәрелә торган "Чәчәкләр фестиваленә" әзерлек барышында йорт ишегаллары үзенчәлекле чәчәкләр композицяләре белән бизәлде. Предприятиеләр тарафыннан да даими төстә оешма территорияләрен чуп-чардан җыештыру эшләре алып барыла. Балалар да экологияне саклау буенча төрле чараларда актив катнашалар.

Соңгы арада чүпләрне селектив ысулы белән, ягъни төркемнәргә аерып (пыяла, кәгазь, каты-көнкүреш калдыклары һ.б.) җыюга зур игътибар бирелә башлады. Мәсәлән, 1 нче балалар бакчасы "Шатлык"та, шундый ысул белән чүпләрне җыю буенча, "Яшел урам" акциясе үткәрелде. Анда балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә катнашты. Акция шәһәр администрациясе, экология һәм табигый ресурслар Министрлыгы һәм "Проминдустрия" компаниясе ярдәме белән үткәрелде. Балалар макулатура тапшырып, кечкенә иҗади бәйрәм дә ясадылар. Анда алар шигырьләр сөйләп, җырлар да башкардылар. "Яшел урам" акциясендә катнашканнары өчен оештыручылар аларга бүләкләр дә тапшырды.

- Чаллы - безнең яшәгән йортыбыз. Шуңа да аның чисталыгын кайгырту һәркемнең бурычы. "Яшел урам" акциясенең максаты да туган ягыбызның экологиясен саклау. Балалар бакчаларында да аны ешрак үткәрергә кирәк. Кечкенәдән үк сабыйларга табигатьне саклауның әһәмиятен аңлатып үстергәндә генә җәмгыятебездә экологиягә битараф булмаган кешеләр булдырырбыз", - ди шәһәр советы депутаты, "Проминдустрия" компаниясенең финанслар директоры Николай Атласов.

Бүгенге көндә шәһәребезнең кайбер урамнарында һәм 1500 артык оешмаларда "Проминдустрия" компаниясе булдырган икенчел чимал җыю буенча күчешле кәгазь контейнерлар да куелган инде. Авылларда да аларны булдыру өстендә эш алып барыла.

Мәгълүм булганча, терекөмешле көн-күреш калдыклары, эштән чыккан батарейкалар, градусниклар әйләнә-тирә өчен аеруча да куркыныч. Алар сала торган зыянны бер ел эчендә дә бетереп булмый. Моны күзаллап, шәһәр хакимияте шәһәребездә махсус контейнерлар да булдырган. Аларны, мәсәлән, 14/05 йорты янында, 65 нче микрорайон, ЗЯБ һәм ГЭС бистәләрендә эшләп килгән "Эссен" кибете һәм "Мегастрой" гипермаркеты янында табарга була.

Чиста шәһәрдә яшәп, саф һава белән сулыйм дисәң - экологияне кайгырт! Ял итәргә барган урыннарда чүпләр калдырмагыз, аларны контейнерларга салып китегез, яшеллеккә дә зыян салмагыз. Әйе, бәлки, бу күпләргә әллә ни мөһим кебек тә тоелмыйдыр. Әмма халык юкка гына тамчыдан күл җыела дип әйтми бит. Димәк, мондый кечкенә адымнар ярдәмендә без экологияне саклау дигән зур эшкә мөһим өлеш кертәчәкбез. Әйләнә-тирә чисталыгына битараф булмыйча табигатьне саклап яшәгез!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев