Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Ел тәрбиячесе-2016” бәйгесе үтте

"Ел тәрбиячесе-2016" шәһәр конкурсы тәмамланды. Бәйгенең шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткән финалында 9 конкурсант көч сынашты. Балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максатыннан оештырылып, инде матур традициягә әверелгән "Ел тәрбиячесе-2016" бәйгесендә быел 145 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Конкурсның финалына кадәр тәрбиячеләр ике турда...

"Ел тәрбиячесе-2016" шәһәр конкурсы тәмамланды. Бәйгенең шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда үткән финалында 9 конкурсант көч сынашты. Балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәренең социаль дәрәҗәсен күтәрү, педагогларның осталыкларын арттыру максатыннан оештырылып, инде матур традициягә әверелгән "Ел тәрбиячесе-2016" бәйгесендә быел 145 мәктәпкәчә белем бирү педагогы катнашты. Конкурсның финалына кадәр тәрбиячеләр ике турда көч сынаштылар: беренчесендә жюрига портфолиоларын тәкъдим итсәләр, икенче турда башка бакчаларда тәрбияләнүче балалар коллективы белән эшләп, белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге осталыкларын күрсәттеләр. Мәртәбәле жюри араларыннан нибары тугызына гына бәйгенең финалында катнашу хокукы бирде.

Бәйге ахырына якынлашкан саен, конкурсантлар алдында торган сынаулар да катлаулана гына барды. Финалның беренче өлешендә - мастер-классларда конкурсантлар авторлык программаларының эчтәлеген ачып биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүнең һәм үстерүнең конкрет методик алымнарын күрсәттеләр. Һәр тәрбияченең үз юнәлеше. Туган як тарихы белән таныштыру да, нәниләрне табигатебезнең матурлыгын аңларга, аны сакларга өйрәтеп, экологик тәрбия бирү дә, туган телдә аралашу юнәлешендә сөйләм күнекмәләренә һәм үз фикерен җиткерергә өйрәтү дә, эрудицияле, заманча техника белән эш итә белүче, зиһенле, эшлекле шәхес тәрбияләү ысуллары да - кыскасы, күп төрле белем һәм тәрбия бирү алымнары күрсәтелде. Үз проектларын тәкъдим иткән педагогларның һөнәри осталыгын алкышлары белән иң элек тамашачылар бәяләде.

Финалның соңгы бәйгесе - педагогик брифинг конкурсантларны эшчәнлекләренә кагылышлы теоретик һәм практик сораулар белән сынады.

Жюри җиңүчеләрне билгеләгән арада финалистлар белән аралашып алдым. "Бәйгедә беренче генә катнашуым. Дулкынландыра, билгеле. Һәр этап үзенчәлекле. Финалга җитүем үзе зур шатлык - без барыбыз да нинди дә булса номинациядә җиңүчеләр булачакбыз", - ди 93нче "Ласточка" балалар бакчасының балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе Рәмилә Мирзаҗанова. - Балалар бакчасында сигезенче ел эшлим. Эшемне бик яратам. Бәйгедә дә мин шуны күрсәтә алдым, дип уйлыйм". Бераз алга китеп булса да әйтим: Рәмилә Мирзаһит кызы "Балалар бакчасы - минем өем" номинациясе җиңүчесе булды.

"Быел программаны без республика программасына якынайтып төзедек. Финалга чыккан тәрбиячеләргә зона, республика бәйгесендә катнашу җиңелрәк булачак", - ди мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең баш белгече Дилбәр Ситдыйкова. "Ел тәрбиячесе" конкурсының елдан-ел ныграк һөнәри төсмер ала баруын, сынауларның катлаулануын бәйгеләрнең элекке елгыларын да тамаша кылган кешеләр чамалый булыр. "Быелгы бәйгенең форматы да үзгәрде, һәр этабы бик катлаулы сынаулардан тора. Икенче турда, мәсәлән, чит балалар белән ачык чара үткәрү өчен педагогка никадәр кыюлык, һөнәри осталык һәм оптимизм кирәген аңларга була", - диде җиңүчеләрне котларга сәхнәгә күтәрелгән шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгының беренче урынбасары Винер Харисов.

"Ел тәрбиячесе-2016" исеменә 51нче "Торнакай" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Белоглазова лаек дип табылды. 94нче "Лилия" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Альбина Төхвәтуллина - II дәрәҗә, 36нчы "Золотая рыбка" балалар бакчасы тәрбиячесе Эльяна Алхасова III дәрәҗә дипломнарга ия булдылар. Җиңүчеләргә - 50, 45, 40 мең сум, номинантларга 15әр мең сум акчалата бүләк тапшырылды.

Укытучылар профсоюзының шәһәр оешмасы рәисе Флорит Хәлиуллин Людмила Белоглазованы оешма исеменнән конкурс җиңүчеләренең республика слетында катнашуга һәм теплоходта өч көнлек туристик сәяхәткә сертификат белән бүләкләде.

Шәһәр конкурсы тәмам. Ә беренче һәм икенче урыннарны яулаган дипломантлар 17 мартта бәйгенең Түбән Камада үтәчәк зона турында катнашачак.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев