Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ГТО нормаларын тапшырдылар

Чаллыда ГТО фестивале узды. Чараны тантаналы рәвештә "Дельфин" спорт комплексында ачып җибәрделәр. Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Дәүләт Советы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, су футболы буенча спорт мастеры Ирек Зиннуров (рәсемдә) һәм башкалар катнашты. Ирек Зиннуров, Сергей Арманов, Анастасия Журова, Владимир Тазов һ.б. кебек...

Чаллыда ГТО фестивале узды. Чараны тантаналы рәвештә "Дельфин" спорт комплексында ачып җибәрделәр. Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Дәүләт Советы депутаты, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, су футболы буенча спорт мастеры Ирек Зиннуров (рәсемдә) һәм башкалар катнашты.

Ирек Зиннуров, Сергей Арманов, Анастасия Журова, Владимир Тазов һ.б. кебек Татарстанда һәм Россиядә узган йөзү ярышларында призлы урыннар яулаган спортчылар белән берлектә тамашачыларга йөзү осталыкларын да күрсәттеләр. Синхрон биюче кызлар да үз чыгышлары белән тантананы бизәде. Фестивальне ачуга багышланган кичке концерт- тамаша өлешендә Татарстанның премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев та катнашты.

ГТО фестивале өч төрле спорт юнәлеше буенча барды. Республика районнарыннан килгән 48 команда (барлыгы 480 кеше) ату, йөзү, җиңел атлетика ярыш төрләре буенча көч сынашты. Катнашучылар барысы да 11нче сыйныф укучылары. Һәр командада - биш егет, биш кыз. Гомуми нәтиҗәләр буенча, беренче урынга Әлмәт укучылары лаек булды. Чаллы командасы икенче урында, өченчедә - Түбән Кама яшьләре. Алтын медальгә лаек булган укучылар киләчәктә югары уку йортына кергәндә өстенлекләргә ия булачак. Аларның имтихан нәтиҗәләренә 1дән алып 10га кадәр өстәмә баллар билгеләнәчәк.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев