Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атадылар

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атадылар. 2017 елда эш бирүчеләр 35,5 мең вакансиягә гариза тапшырган, аларның шактый өлеше эшче белгечлекләренә туры килә. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, квалификацияле эшчеләр: слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, машина йөртүчеләр, шулай...

Чаллыда хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган белгечлекләрне атадылар. 2017 елда эш бирүчеләр 35,5 мең вакансиягә гариза тапшырган, аларның шактый өлеше эшче белгечлекләренә туры килә. Мэриядә узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Автокаланың Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, квалификацияле эшчеләр: слесарь, токарь, эретеп ябыштыручы, машина йөртүчеләр, шулай ук җайланма һәм машиналарга хезмәт күрсәтүчеләргә ихтыяҗ аеруча зур. Моннан тыш, сатучы, аш пешерүче, официант, кухня эшчеләрен дә колач җәеп көтәләр.

Квалификациясе булмаган эшчеләр арасында урам җыештыручылар, йөкчеләр, склад эшчеләренә, белгечләр һәм хезмәткәрләр арасында табиблар, инженерлар, укытучылар, хисапчылар, кассирлар, шулай ук участок полициясе вәкилләренә ихтыяҗ зур.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев