Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда химиотеропия бүлеге ачылды

Яр Чаллының "Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе" базасында "Республика клиник онкология диспансерының" химиотерапия бүлеге ачылды. Андагы кабинетларда Респбулика бюджеты хисабына капиталь ремонт ясалды һәм 15 млн артык сумга яңа җиһаз сатып алынды. Яңа бүлекнең гомуми мәйданы 1290,2 кв м. Капиталь ремонт подрядчигы булып "Евростиль" ҖЧҖ сы булды. Проект кыска вакыт -...

Бүлекнең ике катламында стационарлар оештырылган. Беренче катында - 20 урынлы көндезге стационар, икенчесендә - тәүлек буена эшли торган 15 урынлы стационар эшли. Анда чаллылар гына түгел, ә Кама аръягы регионында яшәүчеләр дә дәвалана ала.

Татарстан Респбуликасы Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин әйтүенчә, киләчәк планда Яр Чаллыдагы Республика клиник онкодиспансеры базасында диагностик үзәкнең һәм нурлы терапия үзәген ачу да каралаган.

- Бүлек алдынгы хастаханә базасында эшли. Монда дәвалау өчен һәм яхшы ярдәм алу өчен бар мөмкинлекләр дә каралган. Элек көн саен дирялек республикабызның төньяк-көнчыгыш районнарыннан 77 шәр авыручы дәвалану артыннан Казанга юнәлә иде. Хәзер алар вакытларын юлда сарыф итмичә, турыдан-туры Яр Чаллыга мөрәҗәгать итә алалар, - дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев