Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң булдыклы хуҗабикәләрне сайладылар

Ав­то­ка­ла­да "Яр Чал­лы ху­җа­би­кә­се - 2017" бәй­ге­се­нең фи­на­лы үт­те. Ан­да шә­һә­ре­без­нең уң­ган, чи­бәр, күп­кыр­лы та­лант­ка ия бул­ган ал­ты ху­җа­би­кә­се кат­наш­ты. Алар ара­сын­да яшь кыз­лар да, тәҗ­ри­бә­ле ха­ным­нар да бар иде. Мә­сә­лән, иң өл­кән кат­на­шу­чы­га 59 яшь иде. Әле­ге бәй­ге шә­һә­ре­без­дә бе­рен­че тап­кыр оеш­ты­ры­лып, "КА­МАЗ" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да уз­ды­рыл­ды.

Әй­тер­гә ки­рәк, шә­һә­ре­без­нең ху­җа­би­кә­лә­ре өй­дә га­и­лә уча­гын сак­лап, ба­ла­лар­ны тәр­би­я­ләп ке­нә яшә­ми­ләр. Алар төр­ле як­лап бе­лем­нә­рен ти­рә­нәй­теп, яңа һө­нәр­ләр үз­лә­ше­те­реп, шәх­си һәм про­фес­си­о­наль як­тан үсү­лә­рен дә дә­вам ит­те­рә­ләр. Мә­сә­лән, кат­на­шу­чы кыз­лар ара­сын­да бик күп укы­ту­чы­лар бар иде. Алар: Аль­би­на Га­ни­е­ва - 6 нчы мәк­тәп­тә та­тар те­лен укы­та, Гөл­на­ра Мин­ди­я­ро­ва - 13 нче мәк­тәп­тә тех­но­ло­гия фә­нен­нән бе­лем би­рә, Рау­за Му­си­на - 86 нчы мәк­тәп-ин­тер­нат­та инг­лиз те­ле­нә өй­рә­тә. Шә­һәр оеш­ма­ла­рын­да да хез­мәт ку­ю­чы­лар да шак­тый­лар. Мә­сә­лән, Гөл­на­ра Ба­сы­ро­ва "Яр Чал­лы ЦЭ­Сы­ның Связьт­ранс­нефть" АҖы­на тех­ник бу­лып эш­ли, Ре­зе­да Тук­ра­но­ва - "Нур" яшь­ләр үзә­ген­дә сән­гать жи­тәк­че­се. Ай­гөл Мө­хә­мә­ди­е­ва өй­дә тат­лы торт­лар пе­ше­рә. Бәй­ге­дә ха­ным­нар­ның һәр­бер­се үзе­нең аш-су­га ос­та­лы­гын да, үр­нәк ху­җа­би­кә бу­лу­ын да дә­лил­ләп, биш сы­нау аша үт­те. Алар­ның һәр­бер­се­нә дә кыз­лар бик иҗа­ди әзер­лә­неп, үз­лә­рен төр­ле як­лап ачып күр­сәт­те­ләр.

Кат­на­шу­чы­лар­ның чы­гы­шын жю­ри әгъ­за­ла­ры бә­я­лә­де. Алар ара­сын­да Яр Чал­лы баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва, шә­һәр со­ве­ты де­пу­та­ты Ру­зил Миң­га­ли­мов, "2016 ел га­и­лә­се" Бө­тен­рос­сия бәй­ге­се­нең җи­ңү­че ху­җа­би­кә­се Ди­лү­зә Ха­би­е­ва, те­ле­ве­зи­он тап­шы­ру­лар­ны алып ба­ру­чы, күп ба­ла­лы ана Ве­не­ра Ива­но­ва, "КА­МАЗ" мә­дә­ни­ят са­ра­е­ның ди­рек­то­ры Ди­на­ра Ди­ну­шо­ва бар иде.

Бәй­ге ху­җа­би­кә­ләр­нең аш-су­га ос­та­лык­ла­рын күр­сә­тү бе­лән баш­лан­ды. Кат­на­шу­чы­лар жю­ри әгъ­за­ла­ры­на өй­дә пе­ше­реп алып кил­гән ри­зык­ла­рын тәкъ­дим итеп, алар­ны пе­ше­рү сре­лә­ре бе­лән дә бү­леш­те­ләр. Иҗа­ди сы­нау­да һәр­бер гү­зәл ха­ным җыр-би­ю­гә, нә­фис сүз­гә ос­та­лы­гын күр­сәт­те. "Блиц-со­раш­ты­ру"­да алар өй ху­җа­лы­гы, ку­ли­на­рия өл­кә­лә­ре, та­ри­хи со­рау­лар­га җа­вап кай­тар­ды­лар. "Лай­фак" сы­на­вын­да фай­да­лы ки­ңәш­лә­ре бе­лән бү­леш­те­ләр. Бар­лык сы­нау­лар­ны ка­рап уз­ган­нан соң, жю­ри җи­ңү­че­не бил­ге­лә­де. "Яр Чал­лы ху­җа­би­кә­се - 2017" исе­ме­нә Ай­гөл Мө­хә­мә­ди­е­ва ла­ек бул­ды. Аңа җи­ңү­че та­җы, дип­лом­нар һәм бү­ләк­ләр тап­шы­рыл­ды.

Кал­ган ху­җа­би­кә­ләр тү­бән­дә­ге но­ми­на­ци­я­ләр­гә ия бул­ды­лар: "Иң күр­кәм гү­зәл" - Аль­би­на Га­ни­е­ва; "Иң эле­гант гү­зәл" - Рау­за Му­си­на; "Иң нә­фис гү­зәл" - Гуль­на­ра Мин­ди­я­ро­ва; "Иң зә­вык­лы гү­зәл" - Гуль­на­ра Ба­сы­ро­ва; "Ка­бат­лан­мас гү­зәл"- Ре­зе­да Тук­ра­но­ва. Яр Чал­лы баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның мә­дә­ни­ят ида­рә­се баш­лы­гы Эль­ви­ра Ног­ма­но­ва ха­ным­нар­ны тәб­рик­ләп, икен­че ел­га да шә­һә­ре­без­нең ху­җа­би­кә­лә­рен үзен­чә­лек­ле бәй­ге­дә көч сы­на­шыр­га ча­кыр­ды.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев