Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ипотека йортлары төзеләчәк

Сидоровка белән Суар бистәләрендә социаль ипотека буенча яңа йортлар төзи башлаячаклар. Әлегә моның буенча ТР Дәүләт торак фонды белән сөйләшүләр бара. 23 гыйнвар көнне Чаллының Комсомол районы башкарма комитеты башлыгы Ринат Абдуллин халык белән очрашты. Ипотека буенча яңа йортлар төзелә башлау турында хәбәр шунда яңгырады.

- Сидоровкада элекке су кудыру станциясе сүтелде. Аның урынына социаль ипотека буенча йортлар торгызылачак. Суар бистәсендәге җирләр буенча да Дәүләт торак фонды белән сөйләшү эшләре алып барыла. Бу район үсәргә, яшәрергә, яңа йортлар барлыкка килергә тиеш.

Сидоровка белән Суар бистәләре үсеше турында район башлыгы Александр Кислов та сүз кузгатты. 2016 елда Суарда беренче комплекска газ кертелде. 2017 елда чиратта 28 квартал тора. Шулай ук быел халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү максатыннан яңа су торбалары сузылачак, искеләре төзекләндереләчәк. Моның өчен 1 миллион 400 мең сум акча сарыф итәргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев