Чаллыда социаль ипотека буенча йортлар файдалануга тапшырыла
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда социаль ипотека буенча йортлар файдалануга тапшырыла

«ДОМКОР» компаниясе социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак өч өйнең берсендә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлады. Бүгенге көндә 21/31 торак бинасына су үткәрелө, җылылык кертелә. 21/30 йортының да бинасы әзер диярлек. Төзүчеләргә бары 16 катны күтәреп бетерәсе һәм тәрәзәләр урнаштырасы калды. 21/29 йорты исә әле 11 катка кадәр генә күтәрелгән. Йортларның барысы да...

«ДОМКОР» компаниясе социаль ипотека программасы буенча тапшырылачак өч өйнең берсендә төзелеш-монтаж эшләрен тәмамлады. Бүгенге көндә 21/31 торак бинасына су үткәрелө, җылылык кертелә.

21/30 йортының да бинасы әзер диярлек. Төзүчеләргә бары 16 катны күтәреп бетерәсе һәм тәрәзәләр урнаштырасы калды.

21/29 йорты исә әле 11 катка кадәр генә күтәрелгән.

Йортларның барысы да файдалануга быел тапшырылачакү Аларда 429 гайлә өй туе уздырырга исәп тота.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев