Чаллыда табиблар җитәме?
Чаллы дәвалау учреждениеләрен табиб кадрлары белән комплектлаштыру 55% тәшкил итә. 2017 елда шәһәр хастаханә һәм шифаханәләренә 49 яңа белгеч кабул ителгән, шуларның 29-ы Татарстан хөкүмәтенең торак шартларын яхшыртуга бирелә торган ярты миллионлык грантына күрә башка төбәкләрдән килгән. Бер ел элек кенә кадрларга кытлык 46% булган. 2020 елга дәвалау учреждениеләрен кирәкле...
Чаллы дәвалау учреждениеләрен табиб кадрлары белән комплектлаштыру 55% тәшкил итә. 2017 елда шәһәр хастаханә һәм шифаханәләренә 49 яңа белгеч кабул ителгән, шуларның 29-ы Татарстан хөкүмәтенең торак шартларын яхшыртуга бирелә торган ярты миллионлык грантына күрә башка төбәкләрдән килгән.
Бер ел элек кенә кадрларга кытлык 46% булган. 2020 елга дәвалау учреждениеләрен кирәкле белгечләр белән тәэмин итүне 60% ка җиткерү бурычы куелган.
Хәзерге вакытта Чаллыга белгечләр тартуның төрле юллары кулланыла. Казан дәүләт медицина университетында юллама буенча 33 студент укый, 36 чаллылы табибларны адреслы әзерләү программасы буенча квалификация ала, КФУның дәвалау факультетында 14 студент укый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев