Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “вейп-бар”лар арта

Шә­һәр­дә яңа төр кү­ңел ачу урын­на­ры пәй­да бу­ла баш­ла­ды. Бу урын­нар­да элек­трон тә­мә­ке­ләр­гә са­лып тар­та тор­ган сы­ек­ча­лар са­ты­ла. Мон­да шу­лай ук чәй, кәһ­вә, төр­ле кок­тель­ләр, ка­бым­лык­лар­га за­каз би­рер­гә бу­ла. Бә­я­ләр кыйм­мәт тү­гел, уңай­лы шарт­лар ту­ды­рыл­ган - шу­ңа да бу ял урын­на­ры яшь­ләр ара­сын­да бик по­пу­ляр.

Тә­мә­ке тар­ту­га кар­шы ка­нун­нар­ны да чит­лә­теп үтә­ләр. Чөн­ки элек­трон тә­мә­ке­ләр­дә "тә­мә­ке" кү­лә­ме юк. Әм­ма шул ук ва­кыт­та мон­дый урын­нар­га кар­шы бул­ган ке­ше­ләр дә бар.

- Чал­лы­да әле­ге бар­лар асыл­да то­рак йорт­лар­да ур­наш­кан­нар һәм тө­тен куу, һа­ва алы­шы­ну­ны тэ­мин итү җай­лан­ма­ла­ры бе­лән җи­һаз­лан­ды­рыл­ма­ган, - дип аң­ла­та "Лю­ди Та­тар­ста­на" фон­ды вә­ки­ле Ми­ха­ил Ми­ро­нов. - Ахыр чик­тә шул йорт­та яшә­ү­че­ләр­гә дә элек­трон тә­мә­ке­дән чык­кан пар­лар­ны су­лар­га ту­ры ки­лә, мәҗ­бү­ри рә­веш­тә "вей­пер"­га әй­лә­нә­ләр ди­гән сүз. 30/11 йор­тын­да яшә­ү­че­ләр элек­трон тә­мә­ке исе бик нык ки­лә дип зар­лан­ды­лар. Хәй­ри­я­че­лек фон­ды баш­кар­ма ко­ми­тет­ка әле­ге ял итү уры­нын тик­ше­рү­лә­рен со­рап мө­рә­җә­гать ит­те. То­рак йорт­та эш­ләү рөх­сәт ите­лә­ме алар­га? Нин­ди фильтр­лар ур­наш­ты­рыл­ган бу­лыр­га ти­еш? Шул со­рау­лар­га ачык­лык керт­те­ләр.

Кул­ла­ну­чы­лар кү­зәт­че­ле­ге эш­чән­ле­ген­дә бер­нин­ди дә ка­нун бо­зу тап­ма­ган. Кү­зәт­че­лек ида­рә­се хә­бәр итү­ен­чә, тик­ше­рү ба­ры­шын­да "Чел­ныс­т­рой­ре­монт" ида­рә итү оеш­ма­сы да кат­наш­кан. Аш бүл­мә­сен­дә, бәд­рәф-юы­ну бүл­мә­лә­рен­дә­ге­ге һа­ва алы­шы­ну­ны тә­э­мин итү тор­ба­ла­ры то­ма­лан­ган, бар­лар­да исә ае­рым һа­ва алы­шы­ну сис­те­ма­сы ко­рыл­ган. Һәм алар­ның эш­чән­ле­ген­дә бер­нин­ди дә ким­че­лек­ләр та­был­ма­ган.

Әле­гә Рос­си­я­дә элек­трон тә­мә­ке­ләр­гә кар­шы бер­нин­ди дә ка­нун юк. Шу­лай ук аның за­ра­рын, баш­ка­лар­га зы­ян ки­те­рү мөм­кин­ле­ге бил­ге­лә­ү­че та­ләп­ләр дә бил­ге­лән­мә­гән. "Вейп-бар" лар бе­лән то­рак йорт­лар­ның ара­сы күп­ме бу­лыр­га ти­еш - аны­сы да бил­ге­ле тү­гел. Әле­гә де­пу­тат­лар­ның мо­ңа игъ­ти­ба­ры җи­тен­ке­рә­ми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев