Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ягулык ташу машинасы белән авыр йөк автомобиле бәрелешкән

Бүген иртән Чаллыда юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юлда ягулык ташый торган машина белән фура бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте турында 112 номеры аша коткару хезмәтенә иртәнге сәгать 7дә хәбәр кергән. Ачыкланганча, М7 трассасында хәрәкәт иткән ягулык ташучы "КамАЗ" машинасы...

Бүген иртән Чаллыда юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, юлда ягулык ташый торган машина белән фура бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте турында 112 номеры аша коткару хезмәтенә иртәнге сәгать 7дә хәбәр кергән. Ачыкланганча, М7 трассасында хәрәкәт иткән ягулык ташучы "КамАЗ" машинасы тизлекне арттыра һәм туктаган "Фредлайнер"га килеп бәрелә. Һәлакәт вакытында фураның йөртүчесе кабинада булган.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында "КамАЗ"ның 35 яшьлек йөртүчесе тән җәрәхәтләре алган һәм хастаханәгә озатылган.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/24/137327/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X